Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

№ 1091 Конспект НОД "Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Опубликовано 18.09.2016

Сафиуллина Альфия Камилевна
МБДОУ  №1 "Шатлык".  п.г.т. Богатые Сабы  Сабинского муниципального района

Юл билгеләре иленә сәяхәт 

(Юл билгеләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык эшчәнлек)

 

Максат:  юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.

Белем бирү бурычлары: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп торуын төшендерү; балаларны юл билгеләре белән таныштыру, аларны аера белергә өйрәтү.  Юл йөрү кагыйдәләре,  светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту.

Үстерү бурычлары: тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү,

Тәрбияләү бурычлары:  игътибарлылык, бер-берсенә карата мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз моменты, уеннар, әңгәмә, сорау-җавап, үсендерү.

Җиһазлар: проектор, презентация,  экран, уенчык машиналар,  светофор макеты, юл билгеләре, ”Юл билгеләре” дидактик уен,  руль, шарлар.

 

Сүзлек өстендә эш: светофор, җәяүлеләр чыга торган юл, тыючы, кисәтүче,

күрсәтүче билгеләр.

 

Алдан эшләнгән эш: тарнспорт чаралары белән танышу, юл йөрү йөрү билгеләре турында табышмаклар, шигырьләр өйрәнү, юл йөрү билгләре төшкән карточкалар, иллюстрация, рәсемнәр карау, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юлда булырга мөмкин булган төрле ситуацияләрне күзәтү.

 

Көтеләчәк нәтиҗә: юл билгеләрен таный һәм аера белергә өйрәнү, юл өйрү кагыйдәләренә төшенү, юлда килеп чыккан ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәнү.

 

Эшчәнлек төзелеше:

I.  Психологик көйләү.

II. Төп өлеш.

     1) сюрприз моменты.

     2) үстерешле диалог.

     3) актуализация.

     4) ял минуты: җыр белән бару.

     5) практик эш.

     6) “Юл билгеләрен җый” уены.

     7) Тактада “Нәрсә артык, ни өчен ?” уены.

III. Буратино нәрсәләр белде?

IV. Йомгаклау.

 

Эшчәнлек барышы

--Балалар, бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, аларга хәерле көн телик әле.

--Хәерле көн!

-- Балалар, ә хәзер кулга кул тотынышып бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик. Балалар, без бүген сезнең белән бергә Юл билгеләре иленә сәяхәткә кузгалырбыз.  (дигәндә Буратино йөгереп керә)

--Балалар, карагыз әле, безгә бер кунак килә. Кем икән ул? (Буратино).

--Исәнме, Буратино, болай ашыгып кая юл тоттың?

(Исәнләшә)

Б.-Мәктәпкә. Миңа әтием Карло Алфавит бүләк итте.

--Син болай булгач авазлар, хәрефләр өйрәнә башлыйсың инде. Ә юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме соң? Без сәяхәткә барырга әзерләнә идек әле.

Б.--Ә нәрсә соң ул кагыйдә, нәрсә соң ул юл билгеләре?  Ю-у-ук, мин белмим.

--Әйдә сине дә үзебез белән юл билгеләре иленә сәяхәткә алабыз. Белмәгәннәреңне өйрәнерсең. Аннары сиңа әтиең велосипедта бүләк итәр. Юл билгеләрен төгәл белмәсәң аны йөртә алмыйсың бит.

Б.       --Мин велосипедка күптән кызыгып йөрим инде.

 --Ә машинага утыргач, кемнәргә әйләнәбез? (пассажирлар)

--Юлга кузгалганчы, искә төшереп китик әле. Без урамга чыккач, кем булабыз инде? (җәяүлеләр)

--Без хәзер җәяүлеләр. Без сәяхәткә җыендык. Ә биредә тротуар юк. Юлда машиналар. Без ничек барырга тиеш?

Б.     --Апа, мин беләм, мин беләм.

--Яле, әйтеп карале, Буратино. (машина каян бара, мин дә шул яктан барам, ә-ә-ә искә төште, уң яктан барам)

--Балалар, Буратино дөрес эшлиме?

 –Юк. Машинага каршы барырга кирәк. Юлның сул ягыннан барасы.

(практик эш)

--Менә безнең алда машина юлы.  Машиналар ике юнәлештә  бара. Ә тротуар юк.  Бакчадан чыккач,  ничек йөрисен Буратиного аңлатыйк әле. Җәүлеләр кайсы яктан барырга тиеш?

--Бик дөрес, балалар. Юлның кырыеннан машинага каршы барырга кирәк.

--Аңладыңмы инде, ничек йөрисен, Буратино?

--Кагыйдәне искә төшердек, юлга кзгалдык.

           (Музыка яңгырый, балалар җырлап әйләнеп киләләр).

Б.       --Нинди өч күзле нәрсә бу?

-- Буратино хәзер безнең балалар сиңа әйтеп бирерләр, тыңлап тор!

               Көн дә, төн дә утлары

               Сигналлар биреп тора.

               Аның өч төрле төсе бар

               Йә, әйтегез, ни була?     (светофор)

--Әйе, дөрес, балалар.

Б. Светофор? Нәрсәгә кирәк сөң ул?

--Светофор юлдагы машиналар һәм җәүлеләр хәрәкәтен көйләү өчен кирәк.

Ә аның ничә төсе бар соң? Алар нәрсәне аңлата?

              Җәяүле син онытма:

              Светофор тамгаларына

              Һәркем һәрчак буйсына:

              1 бала:  Кызыл төс – безгә әйтә: Тукта! Юл ябык! Хәтәр!

              2 бала:  Сары төс ул – кисәтә, әзерли хәрәкәткә.

              3 бала:  Яшел төс – хәрәкәт ача, балалар юлны чыга.

(Музыка астында хәрәкәтләнеп әйләнеп килү.)

--Балалар, Светофор безгә һәрвакыт ярдәмгә килә алмый. Ул вакытта безгә ярдәмгә аның якын дуслары – юл билгеләре килә. Карагыз әле биредә бер юл билгесе бар. Бу нинди билге икән? Бу җәяүлеләр чыгу юлын күрсәтүче билге.  Башта сулга аннан уңга карыйбыз машиналар туктагач кына юл аркылы чыгабыз.

Менә шулай итеп без юл билгеләре иленә килеп тә җитттек. Карагыз әле нинди күп алар. Ә юл билгеләре нинди төрләргә бүленүен аңлатып үтәм игътибарлы булыгыз. 

----Кызыл түгәрәк белән  – тыючы билгеләр тамгалана. (запрещающие) Алар ярамый дигәнне аңлата. (Машина белән керегә ярамый, велосипед белән йөрергә ярамый, җәяүлеләргә йөрергә ярамый)

----Кызыл өчпочмак  - кисәтүче билгеләр (предупреждающие) Сак булыгыз дигәнне аңалата (Сак булыгыз балалар, сак булыгыз җәяүлеләр юлы, сак булыгыз ремонт эшләре бара)

----Зәңгәр төс белән -  күрсәтүче билгеләр  (инфромционно-указательные) (Җәяүлеләр юлы, велосипедта өйрергә ярый, автобус тукталышы)

---Аңладыңмы Буратино ниниди билгеләр булды инде әйдә санап кит әле.

Б.      - Ә андый билгеләр миндә дә бар ул. Ләкин мин аларны җыя алмыйм. Булышмассыз микән?

--Балалар, булышабызмы Буратинога?

--Әйе.

--Әйдәгез,  хәзер икешәрләп бүленеп җыеп бирик әле. һәм ул билгенең нәрсә аңлатканын да әйтерсез инде.

--Булдырдыгыз , балалар! Молодцы!

--Балалар, сезнең белән тагын бер уен уйнап алыйк әле. Бу уен “Нәрсә артык, ни өчен?” дип атала.

     Слайд чыга:

*** 3 кисәтүче  һәм 1 күрсәтүче  билге.

 *** 3 күрсәтүче һәм 1 тыючы билге

*** кызыл, сары, яшел һәм зәңгәр төсләр.

-- Менә Буратино белдеңме инде.

Б.  Сез мине  юл билгеләрен танырга,юлда дөрес итеп йөрергә өйрәттегез. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Рәхмәт сезгә!

---Без бүгенге сәяхәттә бик күп белем алдык. Хәзер безгә бакчабызга кайтырга вакыт җитте. Сәяхәтнең истәлеге итеп  сезгә саклану чарасы бүләк итәсе килә.  Юлларда исән-имин йөрик, юл кагыйдәләрен төгәл үтик. Әйдәгез юлга кузгалыйк. (Музыка яңгырый)